Экология министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр” хәрәкәте активистлары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте вәкилләре, “Тоталь спиннинг” балык тоту турнирын оештыручылар Идел ярларын чистартты, – ике сәгать эчендә 18 кубометр чүп-чар төяп озатылды.
“Без бу урынны чистартуны гына түгел, халык аңына йогынты ясауны да максат итеп куябыз. Татарстан – иң кызыктыргыч төбәкләрнең берсе, без бүгенге көндә Россия буенча да, дөнья күләмендә дә иң эре чаралар үткәрәбез”, – дип белдерде Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров.
“Чиста булыр” хәрәкәтендә бүген 5.5 меңнән артык кеше катнаша, – дип белдерде шул хәрәкәтнең кураторы Диләрә Сатыйкова, – быел, Су саклау зоналары елында, без сулык ярларын аеруча игътибарда тотабыз. Инде 40лап күл буен чүп-чардан чистарттык, су саклау зоналарында 200дән артык акция үткәрдек.”
Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары ярдәмчесе Сергей Хрущев: “Казанда Идел ярлары Киров районында барысыннан озынрак. Үкенечкә каршы, ял итүчеләрдән соң яңадан-яңа рөхсәтсез чүплекләр өелеп кала”, – дип белдерде һәм табигый байлыкларга саграк карарга чакырды.
Спиннинг белән көймәдән балык тоту буенча беренче тапкыр үткәрелә торган “Тоталь спиннинг” турнирын оештыручылар да экологик чараларны югары бәяләде. (Тиздән – 7 июльдә Идел буендагы турнирга илнең төрле төбәкләреннән 100ләп команда җыелачак.)
Министрлыкның матбугат хезмәте