#ЭКОЯЗ-2016 конкурсының “ЭКОВУЗ” номинациясендә җиңеп чыктылар:
I урын – Казан (Идел буе) федераль университеты;
I I урын – Казан дәүләт медицина университеты;
I I I урын – Казан дәүләт энергетика университеты.
Казан федераль университетында узган бүләкләү тантанасында ректор Илшат Гафуров, Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
“Шуны аерып әйтәсе килә – КФУда күп кенә җәмәгать оешмалары барлыкка килде, кайберләре университеттан һәм төбәктән читтә дә киң танылды. КФУ студентлары Татарстанда сан буенча иң эре “ЧистаБулыр” хәрәкәтендә дә катнаша. Әйләнә-тирәлекне саклауга керткән сезнең өлешне бәяләп бетерүе кыен. Экология министрлыгында эшләүче белгечләрнең дә күбесе Казан дәүләт университеты дипломы белән мактана ала. Быелгы санитар-экологик икеайлыкны без “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында үткәрдек. Иң яхшы табигать саклаучыларны ачыклау өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, #ЭКОЯЗ-2016 конкурсы оештырдык. Социаль челтәрләрдә үткәрелгән бу конкурста, бүтәннәр белән беррәттән, КФУның физика институты студенты Айдар Заһиров җиңеп чыкты. Аның видеоролигы үзенчәлеге һәм фикер тирәнлеге белән аерылып тора. Барыгызны да КФУның республика вузлары арасында беренче урынны алуы белән котлыйм!” – дип белдерде Рөстәм Камалов.
Министрлыкның матбугат хезмәте