#ЭКОЯЗ-2016 конкурсының “иң яхшы ЭКО-ВУЗ” номинациясендә Казан дәүләт энергетика университеты 3нче урынны алган иде, бүген анда, гыйльми совет утырышында, җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада университет ректоры Эдвард Габдуллаҗанов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
“Экология һәм энергетика – тыгыз бәйләнгән тармаклар. Энергетика университетында, шуңа күрә, экологиягә зур игътибар бирелә. Тулаем алганда исә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында энергия һәм ресурслар саклау проблемаларын системалы һәм программалы чишү буенча алдынгы урыннарда тора. Мин сездә берничә тапкыр булдым, Энергия саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәген, студентлар, энергия тармагы һәм индустрия предприятиеләре хезмәткәрләре укытыла, фәнни тикшеренүләр алып барыла торган укыту полигонын бик ошаттым. Экология министрлыгының ишекләре һәрчак ачык, энергетика университеты студентлары безнең югары квалификацияле белгечләрдә практика уза ала. Санитар-экологик икеайлык кысаларында узган төрле чараларда катнашып та сезнең студентлар үзләренең чын экологлар булуын күрсәтте”, – дип белдерде Рөстәм Камалов.
Министрлыкның матбугат хезмәте