Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт медицина университетының фәнни киңәшмәсендә катнашты һәм анда #ЭКОЯЗ-2016 конкурсының “Иң яхшы ЭКОВУЗ”номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Чарада шулай ук Татарстан саулык саклау министры Гадел Вафин, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов, уку-укыту буенча проректор Ләйсән Мөхәррәмова, фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Илшат Мостафин катнашты.
“Әйләнә-тирәлекне актив һәм системалы саклавыгыз, бу эшкә зур өлешләр кертүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Ике ай өзлексез эшчәнлек чорында сез территорияләрне чистарту акцияләрендә катнашып кына калмадыгыз, дөньяга карашларыгызны да үстердегез. Мондый студентлар булганда, төбәгебезнең экологик киләчәге имин булыр дип ышанырга мөмкин. Медикларның һәм экологларның хезмәтләре охшаш. Аларның эшчәнлеге белән республикада яшәүче һәр кеше таныш. Чөнки сәламәтлек өчен уңай әйләнә-тирәлек тә кирәк. Бергә-бергә без сау һәм экологик киләчәкне тәэмин итәбез”, – дип белдерде Фәрит Габделганиев.
Билгеле булганча, беренче тапкыр буларак, территорияләрне чистарту буенча быелгы икеайлык кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, #ЭКОЯЗ-2016 конкурсы игълан ителгән иде. Конкурсның “иң яхшы ЭКОВУЗ” номинациясендә Казан дәүләт медицина университеты 2нче урынны алды.
Министрлыкның матбугат хезмәте