«ЭКОИДЕЛ-2016» конкурсында җиңүчеләр «Фламинго»да йөзде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, 20 майда – Идел көнендә Татарстан Экология һәм табигый байлык­лар министрлыгы оештырган “ЭКОИДЕЛ-2016” конкурсы башланган иде. Анда катна­шучылар илебезнең төп елгасы Иделне фотога төшерергә һәм Иделне саклау темасы­на слоган уйлап чыгарырга тиеш булды. Социаль челтәрләрдә үткәрелгән бу конкурста Instagram – labishka_village аккаунты беренчелекне алды.

 ЭКОИДЕЛ-2016” конкурсында җиңүчеләр бүген “Фламинго” эко-анализ судносында Идел буйлап йөзәргә чыкты. Экология министрлыгы хезмәткәрләре аларны судно, суның төп физик-химик параметрларын ике тирәнлектә өзлексез үлчи торган батырма датчиклар белән таныштырды. Аннары Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе инструк­торлары акваланг белән чуму шөгыле үткәрде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International