«Замана географиясе: проблемалар һәм перспективалар»

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Рус географик җәмгыяте Яшьләрнең дүртенче “Замана географиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли җәйге мәктәбендә катнашуга конкурс игълан итә, ул 2016 елның 13-21 августында Калуга өлкәсендә узачак.

Катнашуга Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән магистрантлар, аспирантлар һәм яшь белгечләр чакырыла. Программада катнашуга кандидатлар 26016 елның 1 ию­лендәге торышта 35 яшьтән узмаган булырга тиеш. 2016 елгы РГҖ Җәйге мәктәбенең эш теле – рус теле (иркен белү).

Үткәрү урыны – ачык һавадагы этногеография комплексы – “Этномир” мәдәният-белем бирү үзәге. Мәктәп оештыруның максаты булып заманча географияне фән буларак үстерү өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү тора.

Дүртенче җәйге мәктәпнең бер үзенчәлеге булып практик юнәлешле һәм интерактив шөгыльләр секторын киңәйтү торачак. Фәнни-оештыру комитетын Рус географик җәмгы­ятенең беренче вице-президенты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университе­тының география факультеты президенты академик Николай Касимов җитәкли. Проектта катнашучылар белем бирү программасын тыңлап, һөнәри һәм эшлекле бәйләнешләрен киңәйтеп кенә калмаячак, үз проектлары һәм идеяләре белән чыгышлар да ясый, тәҗрибә­ле тикшеренүчеләрдән эксперт фикере дә белешә, уртак проектларда да катнаша алачак.

Оештыручылар программада катнашучыларның юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын тү­ли, шулай ук тыңлаучыларны кирәкле тарату материаллары һәм әдәбият белән тәэмин итә.

Гаризалар 2016 елның 1 июленә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашучыларны сайлау таләпләре белән, шулай һәм мәктәп эшендә катна­шуга конкурс сайлавы өчен кирәкле документлар исемлеге белән монда танышырга мөмкин: www.volunteer.rgo.ru/ru/page/letnyaya-shkola-rgo-2016.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International