Халыктан Питрәч районы Тугаш авылы янында КамАЗ үзбушаткычы, Амкодор төягече белән ком чыгарылу турында хәбәр кергәч, Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм бүтән территориаль идарәләрдән Казанга тәҗрибә алмашырга килгән 14 инспектор рейдка чыгып, РФ КоАП 7.3 статьясының 1 өлеше (“Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану”) бозылу фактын ачыклады. РФ ҖК 158 статьясында каралган җинаять билгеләре буенча Амкодор төягече тоткарланып, Питрәч район полициясенең штраф стоянкасына китерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте