Азнакай шәһәренең 5нче “Кояшкай” балалар бакчасында, Балаларның бөтенроссия экологик фестивале кысаларында, Эколятлар – яшь табигать саклаучылар бәйрәме үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар өчен экологик конкурс, викторина, мастер-класс, “экологик марафон” оештырды. Бакча балалары Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән үсемлек һәм хайваннар турында сөйләде, “Табигать – йортыбыз” дигән уенда катнашты. Залда “Туган табигатьне саклыйк” дип аталган рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе дә ясалган иде. Чара азагында барлык катнашучылар “Эколятлар гимнын” җырлады.
Министрлыкның матбугат хезмәте