Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районы Норлат авыл җирлегендәге су объектына (буага) баруны металл чыбыклар тартылган агач баганалар, бетон блоклар, шлагбаум урнаштырып чикләү фактын ачыклады. РФ КоАП 8.12 ст. (“Гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена иркен баруын тәэмин итү шартын үтәмәү” буенча вазифалы затка карата административ беркетмә төзелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте