Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Россия Федерациясе Дәүләт Советының Петербург халыкара экономика форумы кысаларындагы эш төркеменең беренче утырышында катнашты. Экология елына әзерлекне максат итеп куйган бу утырышның төп темасы: “Киләчәк буыннар мәнфәгатендә Россия Федерациясен экологик үстерү” иде. Шулай ук соңгы 5 елда табигать саклау өлкәсендә тормышка ашырылган төп чаралар билгеләп үтелде.
Утырышта әйтелгәнчә, 2011 елдан алып атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару һәм юынты сулар агызу кими башлаган. Һавасы иң пычрак булган шәһәрләр исемлегенә 2015 елда 11 шәһәр кертелгән (2014 елгыдан 8гә кимрәк). Ил буенча шәһәрләрнең 17%ында һава югары һәм бик югары кимәлдә пычрак.
Утырышта шулай ук 219-ФЗ федераль законын үтәү кысаларында кабул ителгән берничә системалы чара атап үтелде. Шул исәптән – хәвефкә игътибарлы идарә иңдерү (предприятиеләр дүрт категориягә бүленә, бу исә җитештерүдә пычрануга контрольне көчәйтергә мөмкинлек бирә); эре предприятиеләр өчен экологик модернизация программалары формалаштыруны күздә тоткан комплекслы экологик чишелешләргә нигезләнгән яңа нормалаштыру системасы булдыру. Законның тагын бер яңалыгы булып эре стационар чыганакларны ташлауларга өзлексез автоматик контроль приборлары белән җиһазлау һәм алынган белешмәләрне табигать саклау контроле органнарына тапшыра бару таләбе тора.
ПХЭФ дөньяның алдынгы политикларын һәм бизнесменнарын берләштерә, алар анда очрашып, Россия, үсә баручы базарлар һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында торган төп проблемаларны тикшерәләр, уртак максатларны билгелиләр, чишелешләр эзлиләр. Катнашучылар 125 илдән, шул исәптән Австриядән, Венгриядән, Германиядән, Италиядән, Казахстаннан, Кипрдан, Кытайдан, Нидерландтан, Гарәп Әмирлекләреннән, Словениядән, Финляндиядән, Франциядән, Швейцариядән, Япониядән килгән. Форумның беренче эш көнендә 23 чит илдән 29 министр, 6 БДБ иленнән, Көньяк Осетиядән, Абхазиядән 8 министр, шулай ук 68 Россия субъекты башлыгы катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте