Иделдә, Займище бистәсе янында Россия Су асты флотының 110 еллыгына багышланган су асты сунары бәйгесе бара. Оештыручылары – Татарстан Су асты эшчәнлеге федерациясе, Татарстан ДОСААФы, Татарстан Диңгез җыелышы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Чарада Татарстан Су асты эшчәнлеге федерациясе президенты Алексей Овчинников, Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров та катнаша.
“Су саклау зоналары дип игълан ителгән бу 2016 елда республиканың су объектларына аеруча игътибар ителә. Шуңа күрә дә без мондый чараларга булышырга тырышабыз. Хәзерге вакытта рекреация зоналары төзү буенча бик актив эш алып барыла”, – дип белдерде Илһам Сабиров.
Алексей Овчинниковның әйтүенчә, ярышлар шәхси һәм команда исәпләре буенча үткәрелә. Аларда Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Минзәләдән, Зәйдән, Яшел Үзәннән, Әлмәттән, Самардан, Пермьнән, Димитровградтан, Екатеринбургтан, Мәскәү өлкәсеннән һәм Россиянең бүтән төбәкләреннән килгән спортчылар катнаша.
Министрлыкның матбугат хезмәте