Кама елгасына мониторинг барышында Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары “Прага-5” земснарядын кулланып лицензиясез килеш ком-вакташ катнашмасы чыгаруны ачыклады. Маркшейдер күрсәтмәләре журналы буенча бу эш 6 майдан бирле алып барылган, 20 мең тонна ком-вакташ чыгарылган. Экологларның исәпләве буенча, табигатькә 2 млн 240 мең сумлык зыян салынган. РФ ҖК 171 статьясының 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте