Күпьеллык тырыш хезмәтләре, әйләнә-тирәлекне саклауга керткән зур өлешләре өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров “Казанга тугры хезмәт өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. Аны Казан мэры Илсур Метшин тапшырды. Билгеле булганча, Илһам Сабиров ТР Үзәк территориаль идарәне 2012 елдан бирле җитәкли, аңа кадәр исә Казанның экологик полициясе башлыгы иде.
Бүләкләү тантанасында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары – Казан Шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева, Башкарма комитет рәисе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм башкалар катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте