Калдыклар җыюга Питрәчтә өстәмә идарә компаниясе җәлеп ителгән

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Экологлар бүген Питрәч районы буйлап рейд үткәрде.

Кайбер районнар территорияләрне чистарту икеайлыгы графигыннан калыша. Питрәч, Лаеш, Биектау районнарында, мәсәлән, чүплекләр 50%тан кимрәк бетерелгән. “Казанга чиктәш районнарда гел бер проблема, – ди Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, – дача сезоны җиткәч бик күп кеше шәһәрдән районнарга күченә, тик җирле хакимиятләр моны каты көнкүреш калдыкларын җыеп чыгаруны оештырганда исәпкә алмый. Нәтиҗәдә контей­нерлар тулып аша, халык чүп-чарны җиргә ташлый. Бу исә РФ КоАП 8.2 статьясы буенча штраф салынуга китерә.”

“Районның коммуналь службалары тиешенчә эшләми, – дип таныды Питрәч районы башлыгы урынбасары Венера Игнатьева. – Элек Питрәчтә бер генә идарә компаниясе эшли, иде, һәм аның эше җитешсез дип танылды. Быел тагын бер компания җәлеп ителде. Конкуренция һәм ярыш рухы каты көнкүреш калдыкларын үз вакытында чыгаруга бәйле күп проблемаларны чишәргә булышыр дип уйлыйм. Чүп-чар өчен тагы да контейнерлар сатып алу күздә тотыла. Якын арада кыен керешле урыннардагы рөхсәтсез чүплекләрне бетерү дә оештырылачак.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International