Экология министрлыгы конкурс игълан итә

2016 елның 20 мае, җомга

20 майда – Идел көнендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган конкурс башлана. Анда катнашу өчен Идел елгасының оригиналь фотосын төшерергә һәм илебезнең төп елгасы булган Иделне саклау темасына әйтем уйлап табарга кирәк. Конкурс социаль челтәрләрдә үткәрелә. Катнашучылар шулай ук оештыручының аккаунтына язылырга (я инде язылган булырга), конкурс фотосын үзендә #ЭКОИДЕЛ #ЭКОИДЕЛ 2016 хэштегы белән урнаштырырга, фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга тиеш. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш. Эшләр ВКонтакте челтәрендәге “ТР Экология һәм таби­гый байлыклар министрлыгы” рәсми төркемендә дә кабул ителә.

Конкурска йомгак Әйләнә-тирәлекне саклау көнендә – 5 июньдә ясалачак. Конкурста җиңүче үзен эколог ролендә сынап карый – дуслары белән бергә “Фламинго” эко-анализ судносында Идел буйлап сәяхәткә чыга алачак. Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе инструкторлары акваланг белән чуму буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International