Яшел Үзән районының 11нче “Антошка” балалар бакчасында, “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасы кысаларында, “Яшәү экологиясе сезнең кулда” шигаре астында, VI Бөтенроссия экологик тәрбия идеяләре фестивале булып узды. Чарада “Эко-мәктәп / Яшел флаг” программасының Россиядәге координаторы Ольга Мадисон, Санкт-Петербург мәгариф комитеты каршындагы мәгариф политикасы советы эксперты Светлана Марчук, Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Василий Демьянов, министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова катнашты.
“Экологик культура формалаштыруны мәктәпкәчә яшьтән, әйләнә-тирәлекне танып-белүнең нигезләре салынган чакта башларга кирәк. Шул чорда дөрес формалашкан белемнәр, кулдан килгәнчә табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, тере табигать объектларына агрессияне киметү, әйләнә-тирәлекнең матурлыгын эстетик аңлау, күңел белән тою хисләрен үстерү – барысы да баланың дөньяга экологик карашларын нигезли. Балаларның актив позициясе – яшь буынның экологик тәрбия кимәле ул”, – дип белдерде үз чыгышында Елена Гыйльмеҗанова, Аннары тәрбияче һәм педагогларны 4-5 июньдә Россиянең барлык субъектларында узачак “Эколятлар бәйрәме – Яшь табигать саклаучылар” бөтенроссия экологик балалар фестивалендә катнашырга чакырды.
Фестиваль кысаларында түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:
– “Гаилә белән эш иткәндә иҗтимагый экологик оешмалар белән социаль партнерлыкның роле”;
– “Мәктәпкәчә оешмаларда балаларга экологик белем бирүнең заманча кыйммәт ориентирлары”;
– “Балалар бакчасының һәм гаиләнең экологик тәрбия буенча хезмәттәшлеге”;
– “Ата-аналарның һәм педагогларның “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлеге” һәм башкалар.
Министрлыкның матбугат хезмәте