Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районы Шәмбалыкчы авыл җирлегенең Түбән Биябаш авылында Зөя елгасы кушылдыгы булган Бия елгасының сул ярында, судан 11.5 метрдагы киртә эчендә кошлар асралуны ачыклады. Физик затка карата РФ КоАП 8.13 ст. 1 ө. (“Су объектларының су җыйгычларында су саклау режимын шул объектларны пычратуга я бүтән зарарлы күренешләргә китерерлек итеп бозу” буенча беркетмә төзелде. Апас район суды физик затка кош асрау киртәсен Бия елгасының су саклау зонасыннан чыгару бурычын йөкләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте