Чаллыда «Елгаларыбызга – чиста ярлар» акциясе үткәрелде

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Чаллыда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Елгаларыбызга – чиста ярлар” акциясе үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, КФУның Чаллы институты һәм Чаллы инженерлык-экономика колледжы студентлары, “Чүп бүтәнчә юк” бөтенроссия экологик хәрәкәте активистлары “Түбән Кама” милли паркында, Түбән Кама сусаклагычының сул ярында урнашкан бер кишәрлекне чистартты. 3 км яр буеннан 5 кубометр чүп-чар җыелды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International