Вертолеттан күзәткәндә туфракны башбаштак күчерү факты ачыкланды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров, Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнарын вертолеттан күзәтте. Күзәтү барышында Кама Тамагы районы Кече Салтык авылының 20 кв.м җирендә туфракның уңдырышлы катламын Беларусь тракторы ярдәмендә башбаштак күчерү факты теркәлде. Туфрак 30 см.га кубарылган. Инспекторлар РФ КоАП 8.6 ст. 1 ө. (“Туфракның уңдырышлы катламын башбаштак кубару я күчерү”) буенча административ беркетмә төзеде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International