Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре халыкара Музейлар көне алдыннан Балтач районы Туган як (“Халыклар дуслыгы”) музеен карады. Экскурсияне музейны оештыручы – БВС ветераны Гарифҗан Галиев үткәрде. Музей 1965 елда, 1000нән артык язма һәм матди материал нигезендә оештырылган, бүген исә анда 5000нән артык экспонат, 9 күргәзмә залы бар (БВС, революциягә кадәрге чор һәм Гражданнар сугышы, археология, этнография, авыл хуҗалыгы, төбәк табигате һ.б.лар). Экологларны бигрәк тә флора һәм фауна үрнәкләре куелган “Төбәк табигате” залы кызыксындырды.
“Без музейда еш кына экологик дәресләр, класс сәгатьләре үткәрәбез. Алар балаларны туган якның табигате, тарихы, күренекле кешеләре белән таныштырырга булыша. Музейга нигез салучы Гарифҗан Галиевка күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен тагы да рәхмәт әйтәсе килә”, – ди Төньяк территориаль идарә башлыгы Радик Шаһиәхмәтов.
Халыкара Музейлар көне (18 май) Мәскәүдә үткәрелгән конференциядә игълан ителгән иде. Аның 2016 елгы темасы – “Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше”.
Министрлыкның матбугат хезмәте