Экологлар агач утыртты

2016 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, ел саен уздырыла торган Агач утырту көнендә катнашып, Матюшино урманчылыгының Воронов­ка бистәсе янындагы бер кишәрлегендә 300дән артык ылыслы агач үсентесе утыртты.

Шундый ук чара Чаллыда да үткәрелде. Экология министрлыгының Кама буе террито­риаль идарәсе хезмәткәрләре, Чаллы шәһәр халкы һәм башкарма комитет вәкилләре, 100дән артык кеше, Мәләкәс елгасы ярында 30 чыршы утыртты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International