Татарстан мисалында иҗтимагый экологик инспекторлар белән эшләү үзәкләре төзеләчәк

2016 елның 13 мае, җомга

Бүген Ханты-Мансийск шәһәрендә, Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә, Федераль экологик советның бишенче күчмә утырышы булып узды.

Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев әйләнә-тирәлекне яхшырту өлкәсендә яшьләрнең җәмәгать оешмалары белән эшләү тәҗрибәсен тәкъдим итте. “Меңьеллык тарихы булган Татарстан халкының дүрттән берен яшьләр тәшкил итә, – диде ул, – Казан шәһәрендә генә дә 155 меңнән артык студент укый. Дәүләти һәм муниципаль идарә органнары яшьләр политикасын координацияләү белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә исә күбесенчә яшьләрнең үз башлангычы белән төзелгән, конкрет бурычларга юнәлтел­гән бик күп җәмәгать оешмалары эш итә. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министр­лыгының ул оешмалар белән башлыча экологик белем бирү, халыкны экологик проектларга җәлеп итү өлкәсендә шөгыльләнә. Республика халкы экология мәсьәләләре белән елдан-ел ныграк кызыксына. Җәмәгатьчелекне әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшырту эшләренә актив җәлеп итүне Татарстанның элекке экология һәм табигый байлыклар министры Артем Георги­евич Сидоров башлап җибәргән иде.”

Ф.Габделганиев шулай ук «Халык контроле», «Мәктәп экопатруле» системалары, табигать законнары бозулы турында хәбәр итүче гражданнарга акча түләү, Татарстанда 2015 елдан башлап эш итүче «ЧистаБулыр» экологик хәрәкәте турында сөйләде.

Экологик советта катнашучыларны бигрәк тә Татарстанда штаттан тыш табигать саклау инс­пекторлары институтын иңдерү тәҗрибәсе кызыксындырды. Инспекторларның төп бурычлары булып исә дәүләти экологик күзәтчелек инспекторларына техник, информацион ярдәм һәм оештыру ярдәме күрсәтү, шулай ук халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү тора. «Министр­лык инспекторлары төзегән административ материалларның 10%ы җәмәгать инспекторлары хәбәрләренә нигезләнә», – дип ассызыклады Татарстан экология министры.

Татарстан тәҗрибәсе үрнәгендә «Иҗтимагый экологик инспекторлар белән эшләү үзәкләре» төзергә карар ителде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International