«Затларны куркынычлы калдыклар белән эшләү хокукына һөнәри әзерләү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларына гаризалар кабул ителә

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә, «Затларны куркынычлы калдыклар белән эшләү хокукына һөнәри әзерләү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрә. Максаты – хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек субъектларының җитәкче хезмәткәрләрен һәм белгечләрен квалификация профиленә таләпләр артуга, куллану һәм җитештерү калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге һөнәри бурычларны үтәүнең заманча алымнарын үзләштерергә кирәклеккә бәйле рәвештә теоретик һәм практик белемнәр биреп һөнәри әзерләү. Программаны тулай күләме 112 сәгать.

Шөгыльләрне Экология мини­стрлыгының, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтче­лек федераль службасының ТР идарәсенең, шулай ук профильле оешмаларның алдынгы белгечләре, КМТТУның инженерлык-экология кафедрасы профессорлары һәм укытучы­лары алып барачак.

Укыту программасының кыскача эчтәлеге:

– Калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокукый көйләүләр һәм эшчәнлеккә контроль.

– Калдыклар белән эш итү этаплары: калдыкларны сыйфатлары, куркынычсызлык классы, паспортлаштыру, калдыклар барлыкка килүне нормалаштыру, урнаштыруны лимитлау, калдыкларның дәүләти кадастры, предприятиедә калдыкларга аудит, эшчән­лекне лицензияләү, техник һәм технологик документлар.

– Калдыклар белән эш итүне көйләүнең экономик механизмнары.

– Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүне оештыру.

– Куркынычлы калдыкларны ташу һ.б.

Уку беткәннән соң квалификация күтәрелү турында таныклык бирелә.

Укуга гаризалар ИДПО КМТТУ, Казан ш., Попов ур., 10 адресына, (843) 231-40-39, 231-89-55 телефонына/факсына, idpoeco@mail.ru эл. почтасына кабул ителә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International