Богородский күл буен биләп алучыларга чаралар күрелә

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгына балыкчылардан Питрәч районындагы Богородский күле буе законсыз биләп алыну турында хәбәр кергән иде. Экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров, Үзәк территориаль идарә инспекторлары Богородский бистә­сендәге “Домостроитель” бакчачылык ширкәте РФ КоАП 8.12.1 статьясын (“Граждан­нарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена иркен баруын тәэмин итү шартын үтәмәү”) һәм РФ КоАП 7.6 статьясын (“Су объектын башбаштак биләү я аны билгеләнгән шартларны бозып куллану”) бозганны ачыклады. Судан коймага кадәр ара үлчәнде, ярашлы экологик тикшерү акты төзелде. Ахыр нәтиҗәләр буенча хокук бозучы җавапка тартылачак.

Алмаз Закировның әйтүенчә, күпләр эшне судка җиткермичә, күрсәтмәне алу белән үк законсыз корылмаларын үзләре сүтә. Инспекторлар көн саен рейдлар үткәрә. Җентеклерәк һәм оперативрак эшләү өчен вертолеттан күзәтүләр оештырыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International