Казаннан Яңа Савиново районындагы Җиңү паркында күмәк өмә үткәрелде – экологлар, иреклеләр, студентлар һәм активистлар, 160 кеше, парк территориясен һәм шундагы күлнең яр буйларын чүп-чардан чистартты. 7 КамАЗ чүп-чар җыеп озатылды. Адоратский урамындагы бер ишегалдына 45 нарат утыртылды.
“Җиңү паркы бик күркәм ял урыны булып тора, монда балалар белән һәм парлашып йөриләр, хәтта пикниклар оештырыла. Тик үз артларыннан чүп-чарны җыештырып китсеннәр иде. Шулай ук Экология министрлыгына табигать саклау акцияләрен үткәрүдә булышуы өчен рәхмәт әйтәсе килә”, – дип белдерде Казанның Авиатөзүчеләр һәм Яңа Савиново районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев.
“Бер кешедән парктагы аеруча саклаулы территория булып торган күлгә юынты сулар агызылу турында хәбәр кергән иде, – дип белдерде Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев, – һәм экологлар инде тикшерү үткәрде. Күлгә бик зур антропоген йогынты ясала”.
Санитар-экологик икеайлыкның бер ае эчендә чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә республика буенча барлыгы 740 меңнән артык кеше катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте