Әлмәт экологлары 1,8 тонна макулатура җыйды

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Әлмәттә “Агачны коткарыйк!” акциясе үткәрелде. Район башкарма комитетының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм “Экосервис” ПАҖ сатып алган 300 кедр, 500 тупыл, 400 алмагач үсентесен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте иреклеләре макулатурага алмашты. Нәтиҗәдә 1,8 тонна макулатура җыелды. Макулатураны сатудан кергән акча Әлмәт районындагы балалар йортларына биреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International