Татарстан «Экологик үсеш 2016» конкурсында җиңеп чыкты

2016 елның 29 апреле, җомга

"Яшел" технология проектларын иңдерү буенча Татарстан 2016 елгы “Экологик үсеш” (Evolution Awards) конкурсында җиңеп чыкты. “ЭКОТЕХ” күргәзмә-форумы йомгаклары буенча бүләкне тантаналы шартларда Россия табигый байлыклар һәм экология министрны Сергей Донской кулыннан Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев кабул итеп алды. Билгеле булганча, “яшел” экономика һәм табигать саклау технологияләренә багышлан- ган “ЭКОТЕХ” халыкара күргәзмә-форумы Мәскәүдә 26-29 апрельдә үткәрелде. Татар- стан анда экологик хәлне яхшыртуга багышланган үз экспозициясен күрсәтте. “Татарстанда су саклау законнарын бозуларны кисәтү, ачыклау һәм бетерү буенча табигать саклау блогының барлык оешмалары белән актив уртак эш алып барыла, – дип белдерде Фәрит Габделганиев. – Республиканың эре стационар чыганакларын ташландыклар күләмен өзлексез һәм автоматик күзәтү приборлары белән җиһазлау буенча зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, елына 8 миллион тонна нефть эшкәртә торган ТАНЕКО предприятиесенең ике төп стационар чыганагы шундый приборлар белән инде җиһазланды. Быел автоягулык станцияләрендә судно моторлары ягулыгы сатуны республика күләмендә тулысынча тыюга ирештек. Федераль кимәлдә исә экономиканы экологик юнәлештә үстерү өчен кирәкле законнар базасы инде төзелгән.” Чыгышының азагында Ф.Габделганиев Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчеләренә, табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойга бу мәсьәләләрдә актив һәм принципиаль булганнары өчен рәхмәт белдерде. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International