«Шәһәрнең чисталыгы һәм тәртибе үзебездән башлана» Экологлар, студентлар һәм активистлар Урта Кабан күленең су саклау зонасындагы Вахитов скверын тәртипкә китерде

2016 елның 29 апреле, җомга

Казан инспекторларына “Мәктәп экопатруле” һәм “Халык контроле” системасы аша Урта Кабан күленең су саклау зонасындагы яңа Вахитов скверында зур чүплек барлыкка килү турында хәбәр кергән иде. Экологлар, Казан милли тикшеренү-технология универси­тетының хәрби кафедрасы студентлары, Казан политехник колледжы укытучылары, Вахи­тов һәм Идел буе район хакимиятләре вәкилләре, 60тан артык кеше, уртак көч белән шул территорияне җыештырып чыкты. Нәтиҗәдә 80 капчыктан артык чүп-чар җыеп озатылды.

Акциядә шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. “Быел республикабызның су объектлары аерым игътибарда тотыла. – ди ул, – Гражданнарның активлыгы да югары. Мәсәлән, “Халык контроле” системасына санитар-экологик икеай­лыкның беренче аенда 220 хәбәр, ә “Мәктәп экопатруле” системасына 1100 хәбәр керде. Бу былтыргы шул ук дәвердәгедән ике тапкыр артыграк. Өмәдә катнашучыларның бары­сына да табигатькә һәм шәһәребезгә битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Хәзерге вакытта территорияләрне тиешле санитар торышка китерү генә түгел, яшь буынга экологик тәрбия бирү дә мөһим бурыч булып тора.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International