РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль экологик советның “Экология һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре елы кысаларында Россия регионнарының экологик проектларын тәкъдим итү” дип аталган сессиясе булып узды. Анда Татарстанның быелгы экологик эшләренә һәм Экология елы дип игълан ителгән 2017 елга планнарына багышланган бер докладны ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев укыды.
Министр докладында әйтелгәнчә, бу ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән. Су объектлары буенда рекреация зоналары булдыру чараларын финанслауга республика бюджетыннан гына да 2 миллиард сум бүленгән.
“Барлык табигать саклау блогы белә бергә Министрлык су саклау законнарын бозуларны кисәтү, ачыклау һәм бетерү эшләрен көчәйтте, – диде Фәрит Габедганиев. – Су объектларына иркен баруны тәэмин итү буенча уңай суд практикасы җайга салынды. Закон бозучыларның 80%ы үзләре корган киртәләрне ирекле рәвештә һәм билгеләнгән срокларда сүтә.
Республиканың эре стационар чыганакларын ташландыклар күләмен өзлексез һәм автоматик күзәтү приборлары белән җиһазлау буенча зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, елына 8 миллион тонна нефть эшкәртә торган ТАНЕКО предприятиесенең ике төп стационар чыганагы шундый приборлар белән инде җиһазланды.
Быел автоягулык станцияләрендә судно моторлары ягулыгы сатуны республика күләмендә тулысынча тыюга ирештек.
2016-2017 елларда дәүләти экологик күзәтчелек буенча алда республикадагы су объектларының су саклау зоналарын, гамәлдәге барлык чистарту корылмаларын һәм калдыклар урнаштыру объектларын комплекслы тикшерү бурычы тора.
2017 елда республикада шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең территориаль схемасы иңдереләчәк, региональ оператор (я операторлар) эшкә керешәчәк.
Республиканы 2018 елгы футбол мундиален лаеклы үткәрүгә һәм Бишбалта верфенең 300 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләү кысаларында 2017 елда Казанның Бишбалта бистәсен реконструкцияләү буенча күләмле проектны тормышка ашыру дәвам итәчәк, ул бистә территориясен планлы үстерүне дә, Бишбалта буасын экологик тергезүне дә үз эченә ала.
Экологик белем бирү өлкәсендә “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсын үткәрү ният ителә. Анда инде ел саен Россия Федерациясенең 50дән артык субъекты үз эшләре белән катнаша, арытаба исә ул тагы да киңәйтеләчәк.
Федераль кимәлдә исә экономиканы экологик юнәлештә үстерү өчен кирәкле законнар базасы инде төзелгән.”
Чыгышының азагында Ф.Габделганиев Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчеләренә, табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойга бу мәсьәләләрдә актив һәм принципиаль булганнары өчен рәхмәт белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте