Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән рейд барышында Әлмәтнең Урау трактында урнашкан “Интернеттрейд” ҖЧҖ территориясендә җитештерү калдыклары өемнәренә тап булды. Предприятие якын-тирәдәге 200 кв.м территорияне дә калдыклар белән пычраткан.
Министрлыкның матбугат хезмәте