Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Җитештерү, куллану калдыклары белән эш итү проблемалары, бу өлкәне декриминализацияләү, бу өлкәдәге закон кимчелекләре, шулай ук күзәтчелек мәсьәләләре” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
Чарада Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров, ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов, Россия Табигать күзәтчелегенең ТР идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Россия Табигать күзәтчелегенең ТР идарәсенең дәүләти экологик экспертиза һәм нормалаштыру бүлеге башлыгы Елена Попова, Сәүдә-индустрия палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов, Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең ТР буенча каты көнкүреш калдыкларын, индустриаль калдыкларны эшкәртү комитеты җитәкчесе Рәмил Исмәгыйлев, ТР предприятиеләре һәм индустрия эшлеклеләре ассоциациясенең баш белгече Владимир Чернов, ТР Җәмәгать палатасының экономик үсеш, инфраструктура һәм гражданнар яшәеше комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов, КФУның гамәли экология кафедрасы ассистенты Полина Курынцева катнашты.
Беренче булып Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров чыгыш ясады. “Безнең бурыч – җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә законнарның үтәлешенә үз вакытында күзәтчелек итү, – дип белдерде ул. – Бу чара исә калдыкларны җыю, ташу, утильләштерү һәм күмү белән шөгыльләнүче предприятие һәм оешмаларга кагылышлы мәсьәләләрне ачыклап хәл итәргә, шулай ук проблемага дәүләти күзәтчелек һәм контроль ягыннан гына түгел, эшмәкәрләр ягыннан да карарга мөмкинлек бирә.”
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров исә уз докладында: “2015 ел йомгаклары буенча калдыклар белән эш итү өлкәсендә 2000нән артык закон бозу ачыкланган иде. 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык дәверендә барлык күзәтчелек органнары, муниципаль берәмлекләр тарафыннан республика буенча 1000нән артык чүплек һәм 3000 закон бозу ачыкланды. Тулаем 5 млн сумнан артык штрафлар салынды. Рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүнең бер сәбәбе булып кече һәм урта эшмәкәрлек (КУЭ) субъектларының калдыклар белән эш итү өлкәсендә контрольсез эш итүе тора. КУЭ субъектлары вәкаләтле дәүләт органнарына ел саен калдыклар барлыкка килү, аларны утильләштерү, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисап бирергә бурычлы. Шул хисапны бирмәгән субъектларга карата РФ КоАП 8.2 статьясы буенча административ йогынты чаралары кулланыла”, – дип белдерде.
“Түгәрәк өстәл” барышында шулай ук “Калдыклар белән эш итү законнарындагы үзгәрешләр, юридик затларга һәм эшмәкәрләргә киңәшләр”, “Бу өлкәдә күзәтчелек эшчәнлеге йомгаклары, юридик затларга һәм эшмәкәрләргә киңәшләр”, “ТРда калдыклар белән эш итүнең хәзерге торышы”, “Калдыклар белән эш иткәндә эшмәкәрләрдә килеп туа торган проблемалар” дигән докладлар тыңланды.
Министрлыкның матбугат хезмәте