Фәрит Габделганиев Россия Табигать министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Мәскәүдә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы колле­гиясенең “Россия Табигать министрлыгының 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары” дип аталган киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышның президиумын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Россия Федера­циясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдала­ну һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – статс-секретаре Светлана Радченко, Россия Табигать министрлыгы каршын­дагы Җәмәгать советы рәисе Николай Касимов тәшкил итте. Утырышта шулай ук Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек службасы җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Федерациясе регионнарының табигать саклау тармаклары вәкилләре катнашты.

2015 елгы эш йомгаклары, 2016 елгы төп эш юнәлешләре турындагы төп доклад белән Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской чыгыш ясады һәм 2016 елда су ресурсларын саклау өлкәсендәге берничә өстенлекле бурычны билгеләде. Атап әйткәндә: “2012-2020 елларда РФ су хуҗалыгы комплексын үстерү” федераль максатчан программасын тормышка ашыруны; парник газлары чыгаруны исәпләү һәм җайга салу милли системасын баскычлап иңдерү максатыннан Россиядә парник газлары чыгару күләмен исәпләү һәм тикшерү системасын формалаштыру буенча арытаба эшчән­лекне; дәүләти экологик мониторинг белешмәләре дәүләт фондын төзү буенча арытаба эшләрне тәэмин итүне; 2020 елгача дәвердә Россиянең Су стратегиясен актуальләштерүне; су куллану килешүе төзүгә хокук алу аукционнарын үткәрү процедурасын оптималь­ләштерүне; су объектларын дәүләти һәм муниципаль хаҗәтләр өчен резервлау тәртибен билгеләүне.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International