Экология министры Фәрит Габделганиев халыкара «ЭКОТЕХ» күргәзмәсендә Татарстан экспозициясен тәкъдим итте

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Мәскәүдә, “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган халыкара “ЭКОТЕХ” күргәзмә-форумы кысаларында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Татарстан экспозициясен тәкъдим итте.

Күргәзмә-форумда Россия Президенты администрациясе башлыгы Сергей Иванов, Россия вице-премьеры Александр Хлопонин, Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров, Россия Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкче­се Марина Селиверстова, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев, шулай ук Россия Табигый байлыклар һәм экологик министрлыгы һәм Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары катнашты.

“Без экологик куркынычсызлык өлкәсендә җентекле эш итүдән башка гына экономик тотрыклылыкка ирешә алмыйбыз һәм, югары үскән индустрия, нефть чыгару һәм эшкәр­тү, шунлыктан актив антропоген йогынты регионы буларак, республиканың иң эре индустрия предприятиеләре белән бергә, әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшыртырга омты­лабыз. – дип белдерде Фәрит Габделганиев. – Республиканың иң эре предприятиесе булган “Татнефть” ПАҖның табигать саклау программасын тормышка ашыру нәтиҗә­сендә 2015 елда иярчен нефть газын утильләштерү кимәле 95.2%ка җитте. Шундый чара­лар аркасында соңгы 3 елда индустриаль пычраткыч матдәләр ташлау күләмен 22 мең тоннадан артыкка киметә алдык. Бу саннар республика предприятиеләренең проблема­ларны аңлап эш итүен тагын бер кат күрсәтә. Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган озайлы корпоратив программалар әзерләп кабул ителде. Татарстан Республи­касында соңгы еллар экология шигаре астында узды (2013 ел – Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы; 2015 ел – Парклар һәм скверлар елы; 2016 ел – Су саклау зоналары елы). Бу чорда халыкны табигать саклау эшчәнлегенә күпләп җәлеп итү буенча да җитди адымнар ясалды. Бүгенге көндә әйләнә-тирәлекне саклау чараларында республи­ка халкының 30%ы катнаша. Әйләнә-тирәлекне саклау буенча җәмәгать инспекторлары институты булдырылды, һәм табигать саклау законнары бозылу турындагы һәр унынчы беркетмәне җәмәгать инспекторы төзи. Табигатьтән файдалану өлкәсендәге бозулар турында оператив белешмәләр бирүче гражданнарга акча түләү механизмы булдырылды. Шулай ук 5.5 меңнән артык кешедән торган яшьләр экологик хәрәкәте төзелде, экологик агарту юнәлешендә дә күп проектлар эшкә кушылды.”

“2017 елда Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү алдыннан Татарстан башкаласы Казан FIFA Халыкара Футбол федерациясенең аеруча игътибары астында тора”, – дип йомгаклады экологик министры.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International