Мәскәүдә «ЭКОТЕХ» халыкара күргәзмәсе бара. Татарстан экспозициясен Фәрит Габделганиев тәкъдим итә.

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Мәскәүдә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган “ЭКОТЕХ” халыкара күргәзмә-форумы башланды. Ул халыкара экологик технологияләр, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә эшләүче һөнәр ияләре өчен үткәрелә. Экспози­цияләр һәм фикер алышулар су, һава, калдыклар, җир ресурслары, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман ресурслары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәт күрсәтүләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләрен колачлый.

Күргәзмәдә Татарстан экспозициясен республиканың Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев тәкъдим итә.

“ЭКОТЕХ”ның эш программасы төрле форматтагы чаралардан: пленар сессиядән, панель дискуссияләреннән, түгәрәк өстәлләрдән, брифинглардан тора. Федераль экология советның ачык хисап сессиясе үткәрелеп, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тар­маклары (шул исәптән Татарстан) министрлары чыгыш ясаячак. “ЭКОТЕХ” үз мәйданын­да хөкүмәт структуралары һәм региональ хакимиятләре вәкилләрен, Россия һәм халыкара компанияләрнең топ-менеджерларын һәм белгечләрен, дөньякүләм экологик җәмәгатьче­лек экспертларын, алдынгы галимнәрне һәм инженерларны туплаячак. Россия Федераци­я­сенең 50ләп төбәгеннән һәм 20 чит илдән, шул исәптән Германиядән, Кытай­дан, Дания­дән, Финляндиядән, Япониядән 1500нән артык компания һәм оешма катнашыр дип көте­лә. Чараны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы үткәрә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International