Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр” экологик яшьләр хәрәкәте активистлары Гагарин, Радищев, Ленин урамнарын, ишегалларын, гараж кооперативларын җыештырды. Бу территория очраклы сайланмады, – “Мәктәп экопатруле” системасы аша нәкъ шунда рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килү турында хәбәр кергән иде. Барлыгы 20 кубометр чүп-чар җыеп озатылды. Эштә 3 махсус техника катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте