Экологларга квадракоптер бирелде

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы балансына Phantom 3 Profes­sional квадракоптеры бирелде, аның белән әйләнә-тирәне кош очкан биеклектән 4К форматында күзәтергә, сүрәткә төшерергә мөмкин. Мирный бистәсенең Яңа Дәүләки урамы артындагы бушлыкта квадракоптерны сынау үткәрелде. Сынауда катнашкан министрлык хезмәткәрләренең әйтүенчә, бу җайланма авыр кермәле урыннарда һәм табигать саклау законнары бозылуны сиздермичә теркәргә кирәк булганда алыштыргысыз нәрсә булып тора. – Сынауның урыны да очраклы түгел, – диде Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев, – бу кишәрлектә гел чүп-чар ташлап, карьерлар казып торалар.

– Аппаратның он-лайн режимда фиксация ясау өчен видеокамерасы бар, – ди Экология министрлыгының Экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров. – Аның ярдәмендә без, әйтик, тулай таралган файдалы казылмалар законсыз чыгарылуны, яр буйларына иркен бару чикләнүне я башбаштак биләүләрне, җиргә калдыклары ташлауны да, ул урында нинди һәм ничә техника, кемнәр эшләүне, нәрсәне кая ташуларын да,  күрә алачакбыз. Камера машина номерларын 100 метр биеклектән таный, ә квадракоптер үзе 500 метрга күтәрелеп, ике километр радиусны берьюлы күрсәтә ала.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International