Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасында үткәрелгән “Кошлар көнендә” катнашты. Анда балалар һәм ата-аналар өчен кош оялары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. (Ояны яфраклы токым табигый агачтан гына ясарга ярый, кошчыклар тишеккә менә алсын өчен такталар ышкыланмаган булырга тиеш. Һәр кош төре өчен ояны үз үлчәме белән ясарга кирәк.)
Ахырда ата-аналар һәм балалар агачларга кош оялары эләргә чыкты. Акция балалар хәтерендә озакка калыр, алар канатлы дусларга карата игътибарлы булып үсәр дип ышанасы килә.
Министрлыкның матбугат хезмәте