Балалар бакчасында экологик чара

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе каршындагы балалар бакчасында кошларга багышланган экологик чара булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. Балалар табигать һәм кошлар турында шигырьләр сөйләде. Экологлар исә балаларга табигатьтә үзеңне тоту турында сөйләде, аларны 3нче мәктәпнең “Яшь орнитолог” түгәрәгенә керергә чакырды. Ул түгәрәктә балалар республикада яшәүче кошларны өйрәнә, алар өчен җимлекләр һәм оялар ясый.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International