Ульяновскида Түбән Идел бассейн округы Бассейн советының XV утырышы булып узды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Түбән Идел бассейн округы Бассейн советының XV утырышында катнашты. Утырышта Түбән Идел бассейн идарәсе башлыгы Анатолий Быков рәислек итте. Бассейн советы әгъзаларының берничә доклады тыңланды.

Татарстанда 2016 елга ниятләнгән чараларны министр Фәрит Габделганиев бәян итте. – “Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын 2012-2020 елларда үстерү” федераль максат­чан программасы һәм “2013-2020 елларда табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм кулла­ну” дәүләт программасы кысаларында 21 чара расланган: 10 чара – субвенцияләр буенча Россия Федерациясенең су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге аерым вәкаләтләрен башкару; 10 чара – гидро­техник корылмаларны капиталь ремонтлау; 1 чара – су объектларын яңадан торгызу һәм эколо­гик реабилитациләү.

Казан федераль университетының гамәли экология кафедрасы профессоры, ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Венера Латыйпова “Идел елгасының уң ярындагы табигый-техник системаның техноген һәлакәтенә классик мисал буларак Ульяновск шәһәрендә 2016 елның 5 апрелендә булган җир ишелү” дигән доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук “Средвол­гаводхоз” идарәсе директоры Фоат Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының гидрология лабораториясе мөдире Асия Горшкова доклад ясады.

Утырыш йомгаклары буенча берничә карар, аерым алганда, Россия Су ресурсларына “Гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы” №117-ФЗ законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектын әзерләү турында, Россия Су ресурслары хезмәткәрләре өчен бердәм интернет платформа булдыру турында карарлар кабул ителде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International