Буа шәһәрендә барлык мәктәпләр чәршәмбе өмәсенә чыкты. Өмәдә катнашучылар алдында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.
“Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә йөзләрчә хезмәт коллективы, җәмәгать оешмалары, студентлар отрядлары актив катнаша. Татарстанда аеруча саклаулы территорияләрне, урамнарны, паркларны, агачлыкларны, мәгариф оешмалары ишегалларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, ял урыннарын, сулык ярларын җыештыру буенча көн саен дистәләрчә өмә үткәрелә, агач утырту, макулатура җыю һәм икенчел чималны аерым җыю акцияләре оештырыла, аларда меңнәрчә кеше катнаша. Без территорияләрне тиешле санитар торышка китерергә генә түгел, яшь буынга экологик тәрбия бирергә дә, гражданнарны, оешмаларны, дәүләт хакимияте органнарын әйләнә-тирәлекне саклау эшендә берләштерергә дә тиешбез. Өмәләр урамнарны һәм ишегалларын чүп-чардан чистартырга да булыша, патриотизм, үз шәһәреңә хөрмәт формалаштыру өчен дә хезмәт итә”, – диде министр.
Санитар-экологик икеайлык башыннан алып Буада 11 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, 6сы бетерелгән. Бу турыда Фәрит Габделганиевка Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин җиткерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте