Экологлар, активистлар, дин әһелләре «Казан» милли-мәдәни үзәген чистартты

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә һәм Казансу елгасы буенда чәршәмбе өмәсе үткәрелде, анда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Назарет инҗил христианнары чиркәве, Инҗил христианнары чиркәве, “Ак Барс” яшьләр үзәге вәкилләре, Казан ислам колледжы студентлары һәм мөгаллимнәре, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Рус географик җәмгыяте активистлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре – барлыгы 50дән артык кеше катнашты. Өмә барышында 70 капчыктан артык чүп-чар җыеп озатылды.

Өмәдә катнашучыларны экология министры урынбасары Тимур Акчурин тәбрикләде, табигатькә хөрмәтле карашлары өчен рәхмәт әйтте. “Безнең алда террито­рияләрне тиешле санитар торышка китерү бурычы гына түгел, яшьләргә экологик тәрбия бирү, гражданнарны, оешмаларны һәм дәүләт хакимияте органнарын әйләнә-тирәлекне саклау эшендә берләштерү бурычы да тора”, – дип белдерде.

 “Яшәгән җирнең чисталыгы күңел чисталыгына тәңгәл. Барлык дини конфессияләр дә бер Алла юлында. Казан – уртак йортыбыз, аның чисталыгы һәм тәртибе өчен барыбыз бердәй җаваплы”, – дип саный өмәдә катнашучылар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International