Туфракка эштән чыккан майлар түгелү ачыкланды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәренең Монтаж урамындагы исемсез инешнең су саклау зонасында җиргә эштән чыккан майлар түгелүне ачыклады. Бер предприятие эшчеләре ул урынны төзелеш комы белән каплап өлгергән иде инде. Экологлар, шулай да, 70 кв.м җирнең пычрануын, түгелгән майның 2 кубометр күләмдә булуын билгели алды. Идарәнең махсус аналитик контроль инспекциясе анализлар өчен туфрак пробалары алды. Әйләнә-тирәлеккә салынган зыян исәпләнә. РФ КоАП 8.6 ст. 2 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук җирләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар я кешеләр саулыгы һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы бүтән матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында бозу”, РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яисә бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ тикшеренү кузгатылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International