Арча балалары экологик чиста ашамлыклар һәм сау туклану принциплары белән танышты

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Арчаның 8нче балалар бакчасында Халыкара саулык көненә багышланган чара уздырылды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты. 8нче һәм 11нче бакча балаларына алар экологик культура, сау туклану һәм яшәү принциплары, нинди ашамлыкларны зарарлы һәм ниндиләренең экологик чиста булуы турында сөйләде. Аннары барысы да урманга барып төрле уеннар уйнадылар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International