Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең Юдино микрорайонында булып кайтты. Халыктан анда махсус техника белән ком чыгарылу турында хәбәр кергән иде. Факт расланды – РФ КоАП 7.3 статьясы (җир асты байлыкларын лицензиясез куллану) бозылу ачыкланды. Россия МВДсының “Юдино” ОП-4 бүлеге хезмәткәрләре, инспекторлардан алынган белешмәләр буенча, Юдинодагы Революцион урамдагы индустрия базасы территориясендә чылбырлы тракторны һәм 8 КамАЗ автомобилен тоткарлады. Хәзерге вакытта бу хокук бозуга катнашлы затлар ачыклана, табигатькә салынган зыян исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез: тулай таралган файдалы казылмалар законсыз чыгарылу турында Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә хәбәр итәргә мөмкин. Кайнар линия телефоны – (843)267-68-67, электрон почта – eco.signal@tatar.ru, хәбәрне “Халык контроле” системасына да җибәрергә була. Табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видео-фиксацияле оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.Министрлыкның матбугат хезмәте