Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Биектау районы Чернышевка авылында Казансу елгасы ярында урнашкан малчылык хуҗалыгын тикшерде. Хуҗалык су саклау зонасында урнашкан, ә бу Россия Федерациясе Су Кодексына каршы килә. Аның буенча яр буе 20 метр киңлектә гражданнар рекреация өчен бара алырлык ачык булырга тиеш, ләкин, территориаль идарә башлыгы Алмаз Исмәгыйлевның әйтүенчә, фермер хуҗалыгы санитар зона кагыйдәләрен үтәмичә коймаланган. Инспекторлар РФ КоАП 8.12.1 статьясы (гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның ярларына иркен баруын тәэмин итү шартын үтәмәү) һәм РФ КоАП 8.13 статьясының 4 өлеше (су объектын саклау таләпләрен аның пычрануына, чүпләнүенә һәм (я) бетүенә китерерлек итеп бозу) буенча беркетә төзеде. Министрлыкның Үзәк аналитик контроль инспекциясе су пробаларына анализ ясаячак.
Министрлыкның матбугат хезмәте