Биектау районында йөзләрчә кеше өмәгә чыкты

2016 елның 8 апреле, җомга

Биектау районында территорияләрне чистарту акциясе үткәрелде. Җыештыруга юл службалары, предприятие һәм оешмалар, укучылар һәм студентлар чыкты. 1нче, 2нче һәм 3нче мәктәпләр һәм Биектау станциясе Җиңү паркын җыештырды. Алар алдында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.

– Мәктәп балаларының мондый чараларда катнашуы, – диде ул, – реаль файдадан тыш, тәрбияви әһәмияткә дә ия, җыештыруда үзләре катнашкан балалар бу паркта да, бүтән җирләрдә дә чүп ташламас. Балалар җыештыруның әлләни авыр эш түгеллеген дә аңлый, – бөтен паркны 40 минутта чистартып чыктылар.

Министр шулай ук: “Былтыргы санитар-экологик икеайлыкта 700 мең кеше катнашкан булса, быел тагы да күбрәк катнашырга тиеш. Алдан-ала йомгаклар апрель азагында ясалачак, ә әлегә территорияләр чистартуның барышы белән “Татарстанның экологик картасы” геоинформатик системасында он-лайн режимда күзәтеп барырга мөмкин. Министрлык инспекторлары аны тәүлек әйләнәсенә яңартып тора”, – дип белдерде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International