Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, “Әлмәт муниципаль районы Экологик һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре, Әлмәт политехния техникумы студентлары, “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте иреклеләре белән бергә, санитар-экологик икеайлык кысаларында “Елгаларыбызга – чиста ярлар” акциясе үткәреп, Әлмәт сусаклагычы ярыннан 12 кубометр чүп-чар җыештырды. “Туган як елгалары һәм күлләре – безнең байлыгыбыз, һәм аларны сакларга, су ресурслары пычрануга каршы көрәшергә, аларның торышын гел күзәтеп торырга кирәк”, – ди җыештыруда катнашучылар.
Министрлыкның матбугат хезмәте