Полистов тыюлыгы җәйге эколагерьда эшләргә волонтерлар чакыра

2016 елның 8 апреле, җомга

Полистов тыюлыгына язгы-җәйге сезонга тыюлык хезмәткәрләренә мәктәп балалары өчен экологик лагерь үткәрүдә булышырга теләүче волонтерлар сорала.

Волонтерларга балалар белән фәнни-тикшеренү эшләре, төрле экологик уеннар, интер­актив дәресләр, төрле мастер-класслар, ориентлашу спорты шөгыльләре һәм төрле кон­курслар үткәрергә туры киләчәк. Волонтерлык лагерьларының эш вакыты: 2016 елның 20-24 июне, май-август айлары. Тыюлыкка шулай ук геоботаник тасвирлар һәм мониторинг, туристлар өчен экскурсияләр үткәрергә, экосукмакларны ремонтларга һәм чүп-чар җыештырырга да иреклеләр кирәк.

Лагерьда булган чорда волонтерлар тыюлык экскурсияләренә һәм җирле кешеләрнең авторлык экскурсияләренә бушлай йөри, традицион һөнәрләр буенча мастер-классларда катнаша, өске сазлыкларның табигате һәм Полистов ягының тарих белән таныша алачак.

Белешмә: Полистов тыюлыгы Псков өлкәсендә урнашкан. Ул Европада иң зур өске сазлыклар системасы булган Полистов-Ловат сазлыклар системасының көнбатыш өлешен саклый. Тыюлыкның өске сазлыклар системасы РФның Төньяк-көнбатыш төбәгенең гидрологик режимын көйләүдә үзәк урынны били, уникаль, Европада иң зур табигый төче су фильтры, атмосферада СО2 туплануга каршы торучы бердәнбер табигать системасы, Россия Федерациясе Кызыл Китабына кертелгән шактый сандагы сирәк үсемлек һәм хайванның яшәү урыны булып тора.

Волонтерлык программасында катнашу өчен гаризалар office@polistovsky.ru электрон почтасына кабул ителә.

Тыюлыкта булуның җентекле программалары, сроклары һәм шартлары www.polistovsky.ru сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International