Санитар-экологик икеайлык кысаларындагы рейд барышында экологлар Әлмәттә берничә бозуны ачыклады. Мәсәлән, Техснаб бистәсендә, “КаПО” ҖЧҖнең металл базасында 30 кв.м территория чүпләнгән. Предприятие вәкилләренең әйтүенчә, чүп-чар өеме территорияне җыештырудан барлыкка килгән һәм аны якын арада ККК полигонына илтү ният ителә. Ләкин калдыкларны җиһазланмаган урында тоту законга каршы килә. ТР КоАП 3.6 статьясы (торак җирләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу) буенча административ беркетмә төзелде. Тагын бер бозу – көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез килеш туфракта урнаштыру – сәүдә-сатып алу базасы территориясендә ачыкланды. 150 кв.м җир чүпләнгән. Бозуның шартларын ачыклау өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль округы инспекторлары административ тикшерү кузгатты.
Министрлыкның матбугат хезмәте