Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры: “Санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау эшен көчәйтергә кирәк, һәр рөхсәтсез чүплек “Татарстанның Экологик картасына” кертелергә тиеш, барлык белешмәләр республика халкы ирекле алмалы булырга тиеш”, – дигән бурычлар куйды.
Бу көннәрдә эко-картада кызыл тамгалар тагы да күбәйде. Кичә, мәсәлән, вертолеттан күзәтү үткәрелде: экология министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары Фаяз Шакиров Актаныш, Әгерҗе, Әлки, Аксубай, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Спас, Тукай, Чистай районнарын вертолеттан күзәтте. Шул бер рейдта 140тан артык табигать законнарын бозу ачыкланды, шуларның 100дән артыгы – гражданнарның тулай кулланышлы су объектларына һәм аларның яр буена ирекле баруын чикләүләр.
Һавадан күзәтү йомгаклары буенча бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе, Кама Аръягы, Идел-Кама территориаль идарәләре инспекторлары да рейдлар оештырды. Ачыкланган фактлар буенча административ чаралар күреләчәк. Бозулар турында белешмәләр тиешле чаралар күрү өчен алда әйтелгән районнарның башлыкларына җибәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте